В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документлар 10 эш көне эчендә карала
Фото: Денис Гордийко
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, бердәм пособие 12 айга билгеләнә, ул тәмамлангач, түләү туктатыла. Тагын бер ел ярдәм чарасын алу өчен яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдан – түләү вакыты беткәнче бер ай эчендә эшләргә мөмкин. 2023 елның гыйнварында аны рәсмиләштергән беренче пособие алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә булды. Февраль, март һәм аннан соң түләү өчен хуплау алганнарга түләүләр тәмамлануга бер ай кала гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр дә ата-аналар акчаны өзлексез алу өчен пособиене алдан озайтырга өлгермәсәләр, алар соңрак гариза бирә алалар. Хуплау очрагында түләүне гариза бирелгән айдан бирәчәкләр.
Бердәм пособие рәсмиләштерү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәкләрдә яки социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар элеккеге срокларда түләүләр алачак. Акча банк счетына күчкәндә, түләү узган ай өчен – өченче числода, почта аша җиткергәндә алдагы ай өчен 1 сеннән 25 енә кадәрге числода киләчәк.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә искә төшергәнчә, бердәм пособие Россиядә 2023 елда кертелде. Ул балаларга һәм йөкле хатыннарга элек булган берничә түләүне алмаштырган. Ярдәм чарасына бер кешегә яшәү минимумыннан азрак керемле гаиләләр хокуклы. Акчаны аларга мохтаҗ булганнар алсын өчен, рәсмиләштергәндә гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү кулланыла. Пособие күләме дә керемнәргә бәйле. Ул пособие билгеләү нигезенә бәйле рәвештә балага яки эшкә сәләтле өлкәннәргә региональ яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.