Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2024, 12:58

Татарстанның социаль фонды халыкка вакытыннан алда балалар пособиеләрен күчерәчәк

Бу алдагы Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле

Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләрен татарстанлылар 28 декабрьгә кадәр алачак.

28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә: 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие; эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие; беренче балага 3 яшькә кадәр түләү; чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие; ана капиталыннан айлык түләү.

Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.

Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк.

Сораулар булган очракта +7(800)-1-00000-1 телефоны буенча  Социаль фондның  Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар