В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярдәм чаралары күләме 4,5 - 18,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Яңа түләү РФ Хөкүмәте карары белән кертелде. Ул сәламәтлек саклау, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең беренчел звеносы медицина хезмәткәрләренә, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүчеләргә каралган. Гыйнвар өчен беренче түләүләр февраль ахырында киләчәк.
«Медицина хезмәткәрләренә яңа түләү алу өчен бернәрсә дә эшләргә кирәкми – акча медицина оешмасы хезмәткәрләр реестрын формалаштырганнан һәм тәкъдим иткәннән соң 7 эш көне дәвамында автомат рәвештә исәпләнәчәк», – дип төгәлләштерде Россия социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Һәр ай йомгаклары буенча медицина оешмалары ярдәм алырга хокуклы хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштырырга һәм әлеге мәгълүматны Социаль фондка тапшырырга тиеш. Реестрда хезмәткәр турында белешмәләр белән беррәттән өстәмә түләү күләме, ул исәпләнгән мәгълүматлар һәм акчалар күчерү өчен реквизитлар күрсәтелә, дип хәбәр итә Социаль фондның ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Медицина хезмәткәрләренә яңа түләүне Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды финанслый. Алар акчаны социаль фондка бюджетара трансфертлар итеп тапшыралар.