Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2023, 14:53

ТР социаль фонды: 1 нче февральдән пособиеләр күләме 11,9% ка арткан

Гомумән алганда 40 тан артык ярдәм чарасы буенча түләүләр индексацияләнде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). 1 нче февральдән Россия социаль фондыннан түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр күләме 11,9% ка арткан. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән расланган.

Гомумән алганда социаль ярдәмнең 40 тан артык чарасы буенча түләү күләме артты, шул исәптән инвалидлар, ветераннар, чернобыльчеләр, Россия геройлары, балалары булган гаиләләр ала торганнар буенча.

Моннан тыш, ана капиталы күләме артты. Беренче баланың әти-әнисе 586,9 мең сум алачак – 2022 ел белән чагыштырганда 62,4 мең сумга күбрәк. Гаиләдә икенче бала туса, шул ук вакытта ул беренче бала өчен акча алмаган булса, ана капиталы күләме 775,6 мең сум тәшкил итәчәк – 2022 ел белән чагыштырганда 82,5 мең сумга күбрәк. Әгәр гаилә беренче балага сертификат алган икән, икенче балага ана капиталы күләме 188,6 мең сум тәшкил итәчәк – 2022 елга караганда 20 мең сумга артыграк, дип хәбәр итә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Моннан тыш, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме арттырылды, ул 22,9 мең сум тәшкил итәчәк. Хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие 3,8 мең сумга арткан һәм 36,2 мең сум тәшкил итәчәк. Дан орденының тулы кавалерларына һәм геройларына айлык акчалата түләү 8,9 мең сумга – 83,5 мең сумга кадәр арттырылган.

Исегезгә төшерәбез, түләүләрне, пособиеләрне һәм ташламаларны рәсмиләштерү белән Россия Социаль фонды шөгыльләнә. Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды берләштерү аркасында ярдәм чараларын алу җиңелрәк – хәзер аларны бердәм соратып алу буенча рәсмиләштереп була.

Барлык яңалыклар