Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2023, 10:57

ТР Социаль фонды: бердәм пособиене рәсмиләштерү өчен 50 меңгә якын гариза бирелгән

Ярдәм чарасына керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр исәп тота ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче гыйнвар). Татарстанның социаль фонды йөкле хатын-кызлар һәм балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособиене рәсмиләштерүгә 50 меңгә якын гариза кабул иткән. Түләүне РФ Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә рәсмиләштерү мөмкинлеге 28 нче декабрьдән барлыкка килде.

Гаризаларның бер өлеше 3 яшькә кадәрге беренче балага пособие рәсмиләштерү өчен килгән. Хәзер әлеге түләү бердәм пособиегә карый һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Әгәр бала гаиләдә 2023 елга кадәр туган булса, ата-аналар аны элек гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә алалар – мөлкәтне исәпкә алмыйча һәм гаиләнең югары керемнәре булса (аларның суммасы кешегә ике яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш), дип хәбәр итә Татарстан Социаль фонды матбугат хезмәте.

«Татарстанның социаль фонды белгечләре һәр гаризага, гариза бирүчеләр турында мәгълүмат алу өчен, ведомстволарга 30 дан артык запрос җибәрәләр. Алга таба мәгълүматлар карар чыгару өчен эшкәртелә», – диде ТР буенча Социаль фонд бүлеге башлыгы Эдуард Вафин. Гаризаны карау вакыты – 10-30 эш көне, җавап дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына килә.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган ярдәм чараларын (3 яшькә кадәрге беренче балага айлык түләүләр, 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүләр) алыштырды. Яңа пособие Татарстанда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә бирелә. Балалар һәм ата-аналар шул ук вакытта Россия гражданнары булырга һәм илдә даими яшәргә тиеш. Түләүне билгеләгәндә гаилә керемнәренә һәм мөлкәтенә комплекслы бәя бирелә, шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

Барлык яңалыклар