Түләүләрнең гомуми суммасы 872 млн сумнан артып китә.
Фото: Денис Гордийко
Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көненә эшкә урнаштырылган эшләүче әниләр өчен отпускның стандарт дәвамлылыгы – 140 көн булган очракта, пособие 74 757 сум күләмендә билгеләнә.
Максималь түләү күләме 530 976 сум тәшкил итә. Максималь суммада пособие йөклелек буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә, мәсәлән, берьюлы ике яки өч бала туганда билгеләнә. Сумма ял чорында бер тапкыр гына түләнә.
Түләүне шулай ук балаларны уллыкка алганда да алырга мөмкин. Мондый ялның максималь дәвамлылыгы – уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн, ике бала уллыкка алынган очракта, бала туганнан соң 110 көн, дип хәбәр итә ТР буенча социаль Фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте. Түләү күләме бала уллыкка алынганнан соң исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, июньнән Россиядә 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләрнең бердәм датасы кертелә. Гаиләләр һәр айның 5 нче көнендә пособие алачак. Ана капиталыннан айлык түләүләргә керемнәре төбәктәге җан башына ике яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган гаиләләр хокуклы.