В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу бердәм түләүләр көненең сентябрьдә якшәмбегә туры килүе белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Татарстанның Социаль фонды вакытыннан алда – 1 нче сентябрьдә – 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие күчерәчәк.
Моннан тыш, графиктан ике көнгә иртәрәк республика халкы беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләрне, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләрне алачак (элек билгеләнгән түләү).
Вакытыннан алда түләү акчаларны күчерүнең бердәм көне – айның 3 нче числосы – сентябрьдә якшәмбегә туры килү белән бәйле, дип аңлатты Татарстан буенча Россиянең Берләшкән социаль фонды идарәчесе башлыгы Эдуард Вафин.
1 нче сентябрьдә Татарстанда 211 меңнән артык балага пособие күчереләчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.