В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләү күләме ике тапкырга арта
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык кеше югары күләмдә пенсия ала. Бу яшькә җиткән барлык гражданнарга Россиянең социаль фонды картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне ике тапкырга арттыра.
2023 елның 1 нче гыйнварыннан картлык буенча пенсиянең теркәлгән күләме 7 мең 567 сум 33 тиен тәшкил итә. 80 яшькә җиткән барлык гражданнарга түләү күләмен 15 мең 134 сум 66 тиенгә кадәр арттыру каралган. Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми. Социаль фонд пенсияне пенсионерның туган көненнән арттыра, дип аңлатты ТР буенча Россиянең Берләшкән социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, мондый өстәмәләр картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучыларның пенсияләрен арттыру законда каралмаган. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар да әлеге хокуктан файдалана алмый. 80 яшькә җиткән I төркем инвалидларның да теркәлгән түләүләре ике тапкыр арттырылмый, чөнки алар моңа кадәр үк пенсияләрен арттырылган күләмдә алалар.
80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның нинди пенсия алуларына бәйсез рәвештә үзләрен тәрбияләүче эшкә сәләтле, әмма рәсми рәвештә эшләмәүче кешегә карау буенча түләү рәсмиләштерү хокуклары бар. Карап торучы затка 1200 сум күләмендә түләү ай саен хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешенең пенсиясе белән бергә күчерелә. Караучы кешегә хезмәт күрсәткән өчен түләүне пенсионер үзе теләге белән башкара. Өлкән яшьтәге пенсионерны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп бирергә кирәк.