Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2025, 09:57

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре суүткәргеч челтәрләрдә 340 төзексезлек очрагын хәл иткән

Участокларда 2,68 чакрым аралыкта агынты сулар агып китү торбалары юдырылган

Узган атнада Казанда су белән тәэмин итү һәм суүткәргеч челтәрләрдә 419 штаттан тыш хәл җайга салынган. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре агынты сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру максатыннан 340 тапкыр чакыртылган урынга барган. Төзексезлек очраклары җайга салынганнан соң, белгечләр 2,68 чакрым аралыктагы челтәр торбаларын юдырган.

Моннан тыш, белгечләр су белән тәэмин итү челтәрләрендә торба тишелеп су агуның 79 очрагын уңай хәл иткән. Җир эшләрен башкару өчен 32 объектка махсус техника чакыртылган, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.

Дубравная урамында авария хәлендәге коллекторны тикшерү һәм төзекләндерүгә әзерлек эшләре дәвам итә. Инвестицияләр җәлеп итү программасы нигезендә участокта диаметры 800 мм булган 1,3 чакрым аралыкка торба сузарга ниятлиләр.

Агынты суларны өзлексез суырту өчен авария хәлендәге участокта тәүлек буе насослар эшли. 27 сентябрьдә көнкүреш калдыклары тыгылу белән бәйле төзексезлек нәтиҗәсендә коеларда су күтәрелеп, агынты сулар җир өстенә агып чыга. Белгечләр әлеге күңелсез очракны вакытында җайга сала алган.

Тышкы челтәрләрдәге төзексезлек очраклары турында авария-диспетчерлык хезмәтенең +7(843) 231-62-60 телефон номерына шалтыратып хәбәр итәргә була. Йорт эчендәге челтәрләрдә төзексезлек очраклары килеп чыкса, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү кирәк.

Барлык яңалыклар