Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2024, 11:02

«Милосердие – Казан» хезмәте хезмәткәрләре балалар хосписы пациентларына бүләкләр тапшырды

Урын-җир әйберләре һәм сувенирлар хәйрия тегү остаханәсендә эшләнгән

Фото: tatmitropolia.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Казан епархиясенең «Милосердие – Казан» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте хезмәткәрләре һәм волонтерлары Казан балалар хосписы пациентларын Раштуа бәйрәме белән котладылар. Балаларга корама юрганнар һәм мендәрләр, шулай ук сувенирлар бүләк ителде.

«Балаларга бүләк итеп безнең осталар җиде урын-җир комплекты ясадылар, һәр комплектта корама юрган һәм табигый тукымадан мендәр бар иде. Кулдан эшләнгән бүләкләрне без балалар белән бергә хосписта булган ата-аналарга һәм хосписта паллиатив ярдәм алучы балалар йорты тәрбияләнүчеләренә тапшырдык», – дип сөйләде «Милосердие – Казан» хезмәте җитәкчесе Ольга Варганова.

Пациентлар өчен бүләкләр хәйрия тегү остаханәсендә ясалган. «Һәр йортка мәрхәмәтлелек» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.

Хәйрия акциясе кысаларында хатын-кызлар тегәргә өйрәнәләр. Алар юрганнар, урын-җир әйберләре, киемнәр һәм тукымадан сувенирлар ясыйлар. Кайбер әйберләр хәйрия ярминкәләрендә сатыла, калган өлеше мохтаҗ кешеләргә һәм социаль учреждениеләр карамагындагыларга бирелә.

Теләгән һәркем тегү эшен өйрәнә һәм хәйрия проектының бер өлеше була ала. Моның өчен +7(912)245-60-36 телефоны буенча язылырга кирәк. Проектны шулай ук осталарга тегү өчен тукыма тапшырып та хупларга мөмки

Барлык яңалыклар