В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык ишекләр көне 15 нче февральдә була.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Татарстан Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләре 15 нче февральдә эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Консультацияләр алу өчен алдан +7(843)222-84-28 телефоны буенча язылырга кирәк. Шалтыратуларны 13 нче һәм 14 нче февральдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр, төшке ашка тәнәфес – 12:00 дән 12:45 кә кадәр. Шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да җиткерергә кирәк.
Эшмәкәрләрне 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.