86 яшьлек хатын-кыз өчен шәхесне таныклый торган вакытлыча документ рәсмиләштерелгән
Фото: Денис Гордийко
«Казанда яшәүче 86 яшьлек хатын-кыз өчен гражданлык бурычын үтәү мөһим иде, һәм ул кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә дә белмәгән», – дип билгеләп үттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Полиция хезмәткәрләре паспорт югалу турында гаризаны кабул иткәннәр һәм пенсионерны миграция бүлегенә кадәр озата барганнар. Кирәкле документларны тутыргач, ханымга шәхесне таныклый торган вакытлыча документ тапшырылган.
Нәтиҗәдә пенсионер ил президентын сайлауларда катнаша алган. Сайлау комиссиясе рәисеннән полиция хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре юлланган.