В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкыннан чиратка эләгү өчен урын сатып алмауларын сорыйлар - объектив ихтыяҗ булган очракта, алар хезмәтләрне чираттан тыш ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). КФҮ хезмәткәрләре казанлыларны мошенникларның яңа хәйләләре турында кисәтә. «Минем документлар» офисларында гражданнарны алдан язылу буенча кабул итүне оештыру сәбәпле, чиратка эләгү өчен урыннар сату очраклары ешайды. Белгечләр мондый фактлар турында хәбәр итүне сорыйлар.
Оешма сайтында хәбәр ителгәнчә, кайбер хезмәтләр буенча язылу бер айга алдан тулган. Моннан алдакчылар файдалана һәм КФҮкә алдан язылмыйча гына эләгеп булган кичектергесез очракларда халыкка чиратка эләгү өчен урыннар сатуны тәкъдим итәләр. Күп функцияле үзәкләр хезмәткәрләренә әлеге законсыз гамәлләр турында хәбәр ителде. Гариза бирүчеләрдән мондый фактлар турында хәбәр итүләрен сорыйлар. Әгәр алар расланса, мәгълүматлар хокук саклау органнарына тапшырылачак.
Күп функцияле үзәктә мөрәҗәгать итүчеләргә үз акчалары белән законсыз эшчәнлекне хупларга кирәкми, дип ассызыклыйлар. Гражданнарның белгечләргә мөрәҗәгать итү, шәхси ситуацияне аңлату мөмкинлеге бар һәм объектив ихтыяҗ булган очракта хезмәтне чираттан тыш алу мөмкинлеге бар.
Кабул итү «бер талон - бер хезмәт» принцибы буенча алып барыла. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүченең паспорттагы һәм электрон талондагы исем-фамилиясе туры килергә тиеш. Спекуляцияләрне минимумга җиткерү һәм алдан язылу мөмкинлекләрен оптималь файдалану өчен, күп функцияле үзәккә барудан мәҗбүри баш тартырга туры килгән очракларда яңадан теркәлүгә җаваплы карарга киңәш итәләр. ТР дәүләт хезмәтләре порталында яки учреждениенең колл-үзәге аша язылуны гамәлдән чыгарып, башка килүчегә кабул итүгә эләгү өчен урынны җиңел һәм тиз арада бушатырга мөмкин.