В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 нче трамвай маршрутында эш дәвам итә.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь). «Метроэлектротранс» МУП җир өсте транспортының сафтан чыккан кабель линияләрен һәм Казандагы элемтә челтәрен торгызуны дәвам итә.
Узган атнада предприятие хезмәткәрләре М.Сәлимҗанов урамында урнашкан троллейбус элемтә челтәренең 5 метрын алыштырдылар, ә Ташаяк һәм Мәскәү урамнары киселешендә элемтә чыбыкларын суздылар. Танк боҗрасында энергия хуҗалыгы хезмәте, троллейбуслар өченче полосада хәрәкәт итсен өчен, элемтә челтәрен күчерде. 5 нче трамвай маршрутында эш дәвам итә.
Моннан тыш, «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре 3 нче һәм 34 нче номерлы подстанцияләрдә кабель линияләрен торгыздылар, аннары якындагы территорияне төзекләндерделәр.
Ремонт җир өсте электр транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен үткәрелә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.