В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны су басудан саклау өчен хәрәкәт составын бер юлдан икенчесенә күчерергә мөмкинлек бирә торган 66 тимер юл ноктасына, тугыз борылыш боҗрасына, су басу куркынычы булган 20 урынга су агызу җайланмалары куелган
Фото «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителә
Казанда һава температурасының җылынуы һәм карның күпләп эрүе сәбәпле, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре трамвай юлларын су басудан саклап калу өчен актив эш алып бара. Кар сулары җыелып, юлларны су басудан саклау өчен хәрәкәт составын бер юлдан икенчесенә күчерергә мөмкинлек бирә торган 66 тимер юл ноктасына, тугыз борылыш боҗрасына, су басу куркынычы булган 20 урынга су агызу җайланмалары куелган.
Әлеге чаралар белән беррәттән тәүлек буе трамвай юлларыннан су суырту һәм трамвай линиясендә урнашкан яңгыр суы канализациясен чистарту эшләре алып барыла. Шулай ук авария бригадалары диспетчерлардан һәм трамвай йөртүчеләрдән алынган гаризаларны һәм кисәтүләрне оператив рәвештә җайга сала, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Элегрәк Татарстан Республикасы башкаласында язгы ташу нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар башлануы турында хәбәр ителгән иде. Язгы ташуга әзерлек эшләре шәһәрнең барлык районнарында узган елның көз айларыннан ук башланган: бүгенге көндә яңгыр сулары, су үткәрү һәм агынты сулар челтәрен, елга ярларын даими чистартып торалар.
Идарәче компанияләр алдан ук барлык кирәкле җайланмаларны әзерләгән һәм мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен ярдәм итү төркемнәрен оештырган. «Водоканал» оешмасы, үз чиратында, гидротехник корылмаларының, ярдәм бригадаларының язгы ташуга әзерлеге һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында объектларның өзлексез эшләве планы турында хәбәр итте.
Структураларның барысына да тиз арада түбәләрдән кар төшерү, көн саен яңгыр суы канализацияләрен тикшерү һәм чистарту бурычы йөкләнгән.