Керү контроле инспекторлары – транспорт куркынычсызлыгы буенча, ә вокзал буенча кизү торучылар пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча квалификацияләрен күтәрәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Казан тимер юл вокзалы хезмәткәрләре өчен курслар старт алды, аларның максаты – 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында эш сыйфатын арттыру.
Вокзал белгечләре гыйнвар аеннан Мәскәүдә Россия транспорт университетында укыйлар. 14 кеше пассажирлар белән эшләү буенча өстәмә әзерлек курслары үтә.
“Программаның аерым элементы булып хезмәткәрләрнең Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте тренингын үтү тора. Аның кысаларында вокзал хезмәткәрләрен хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән төркем белән эш итү үзенчәлекләренә өйрәтәчәкләр”, - дип хәбәр итә Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
Транспорт куркынычсызлыгы программасы буенча курслар бу атнада старт алды. Уку Казанда һәм Түбән Новогородта лекцияләр, практик дәресләр, очный һәм интернет-тренинглар форматында үтә. Оештыручылар планында – майга кадәр 50 кеше әзерләү.
Февральдән майга кадәр Россия буенча барлыгы 3,3 мең хезмәткәр әзерләргә планлаштырыла. Белгечләр куркынычсызлык тәэмин итү, халыкара протоклоны үтәү һәм чит телләр буенча белемнәрен күтәрәчәкләр. Моннан кала, узган елның ноябрь аеннан вокзал җитәкчеләренең Франция һәм Испаниядә стажировкалары башланды. Алар анда 2016 елда узган футбол буенча Европа чемпионатын һәм башка эре турнирларны уздыру тәҗрибәсе белән таныша.