Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2021, 17:33

«Ямашев» Казан полиция бүлеге хезмәткәрләре мошенниклыкта шикләнелүчене тоткарлаган

Шәһәр кешесе интернетта товарларны сату турында белдерүләр куйган, ә сатып алучылардан акча алганнан соң юкка чыккан.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанның «Ямашев» полиция бүлеге хезмәткәрләре мошенниклыкта шикләнелүчене тоткарлаган. Явыз ниятле хатын интернетта товарларны сату турында белдерүләр куйган, ә сатып алучылардан акча алганнан соң юкка чыккан. 38 яшьлек Казанда яшәүче хатын үз гаебен тулысынча таныды. Хәзерге вакытта аннан читкә китмәү һәм үз-үзен тиешле тоту турында язу алганнар. Полициядә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Узган елның 24-нче декабрендә полициягә мошенниклык турындагы гариза белән 34 яшьлек шәһәрле мөрәҗәгать иткән. Ул хокук саклау органнары хезмәткәрләренә интернетта 20 тартма кәгазь сату турында белдерү табуы турында сөйләде. Казанлы күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата һәм сатып алу турында килешә. Сатучы түләүне әйтелгән абонент номерына салуны сораган, һәм ир-ат мобиль кушымта аша 20 мең сум тирәсе акча күчергән. Шуннан соң җинаятьче зыян күрүчеләр белән элемтәгә чыгудан туктый. Ир-ат кичекмәстән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм булган хәл турында сөйли.

Ике көннән соң шундый ук гариза белән полиция бүлегенә 53 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, кер юу машинасын сатып алу өчен билгесез кешегә 16 мең сум тирәсе күчергән. Әмма алга таба сатучы аның белән элемтәгә чыгудан туктый.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре ике җинаятькә дә бер үк хатын-кыз катнашы барлыгын ачыклаган. Алга таба шикләнелүче шәхесе ачыклана, ул 38 яшьлек казанлы була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте шәһәрлеләрне сатып алулар һәм акча күчерүләр вакытында интернетта аз таныш кешеләргә игътибарлырак булырга чакыра. Товар өчен тулысынча яки өлешчә түләү таләбе булган белдерүләргә ышанырга кирәкми. Кулланучыларны сатучыларның яки менеджерларның артык тырышлыгы сагайтырга тиеш. Сатып алу процессында сатучы заказ ясау һәм товар өчен түләү белән ашыктыра башласа, товар сатудан төшереләчәк яки башка сатып алучыга сатылачак, дип ышандырса, килешергә ярамый. Белдерү һәм сатучының үз-үзен тотышы күрсәтелгән билгеләрнең берсенә генә булса да туры килсә, бу килешүне башкаруның максатчанлыгы турында уйлану өчен җитди сәбәп, дип ассызыклый хокук саклау органнары хезмәткәрләре.

Барлык яңалыклар