В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалда бөтен Россиядән 1800-дән артык кеше катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты хезмәткәрләре инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында оештырылган «Абилимпикс»V һөнәри осталык милли чемпионатында призлы урыннар яуладылар. Финал 20-22-нче ноябрьдә Мәскәүдә узды, анда Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 1800 кеше катнашты.
Чемпионатта Татарстанны департамент хезмәткәрләре Наталья Шәмсетдинова, Наталья Габделхаева һәм Гөлзия Рәхимова тәкъдим итте. Команда ярышларында, «Карвинг» компетенциясендә алар икенче урынны алдылар, ә шәхси зачетта Наталья Шәмсетдинова җиңүчеләр пьедесталында өченче булды.
«Абилимпикс» чемпионаты физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән, аларга эшкә урнашу өлкәсен киңәйтергә һәм коллективта үзләренең социаль әһәмиятен тоярга ярдәм итә. Казаннан килгән катнашучыларның тренерлары һәм остазлары булып, World Skills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын тукландыруны оештыруда катнашкан департаментның шеф-пешекчеләре һәм карвинг профессиональ осталары чыгыш ясады, шуңа күрә департаментта бу җиңүне предприятиенең бөтен командасы уңышы буларак каршы алдылар.
Департамент Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыра. Хәзерге вакытта предприятиедә шундый 14 кеше эшли, аларның барысы да югары мотивация, хезмәт сөючәнлек һәм пөхтәлек дәрәҗәсе белән аерылып тора, дип хәбәр иттеләр департаментта.