Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.07.2018, 14:39

Казан ратушасында үткән очрашуда Кытайның Хәрбин шәһәре белән хезмәттәшлек итү буенча фикер алыштылар

Кытайның Коммунистик партиясенең шәһәр комитетының беренче секретаре Ван Чжаоли әфәнде туризм һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль, Алсу Сафина). Бүген Казан ратушасында Кытайның Коммунистик партиясенең шәһәр комитетының беренче секретаре Ван Чжаоли әфәнде җитәкчелегендә Хәрбин шәһәре делегациясе белән очрашу үтте. Очрашуда Казанның һәм Хәрбиннең икътисад һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Кунакларны Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Казан – меңьеллык тарихы булган шәһәр һәм хәзерге вакытта ул актив рәвештә үсеш ала. “Кытай шәһәрләре белән бәйләнешләр безне һәрвакыт кызыксындырды. Казанның яшен билгеләүдә дә без Кытай галимнәре белән эшләдек, - дип сөйләде Людмила Андреева. – Соңрак Казан Кытай шәһәрләре белән хезмәттәшлек итү һәм партнерлык мөнәсәбәтләре турында килешүләр төзеде. Кытай шәһәрләре белән спорт, мәдәният, икътисад өлкәләрендә Кытай шәһәрләре белән хезмәттәшлек итәбез, Казан делегацияләре Кытайда узган күп кенә күргәзмәләрдә катнашты”.

Людмила Андреева сүзләре буенча, Кытай шәһәрләре белән хезмәттәшлек күп кенә өлкәләрдә дәвам итәчәк.

Хәрбин шәһәренең Коммунистик партиясенең шәһәр комитетының беренче секретаре Ван Чжаоли әфәнде җавап сүзендә билгеләп үткәнчә, делегация Казанда булырга бик шат. Ван Чжаоли әфәнде шәһәрләрдә уртаклыклар барлыгына игътибар итте. Мәсәлән, Казан – Татарстан башкаласы, Хәрбин – Хэйлунцзян провинциясенең административ үзәге. Хәрбин Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек итә. Кытай делегациясе башлыгы Хәрбин халыкара сәүдә-икътисад ярминкәсен хезмәттәшлек итү өчен яхшы мәйданчык дип атады.

Ван Чжаоли әфәнде билгеләп үткәнчә, алар өчен Татарстан һәм Казанның тәҗрибәсен һәм мөмкинлекләрен өйрәнү кызыклы. Хәрбин делегациясе вәкилләре игътибар иткәнчә, биредә предприятиеләр эше өчен яхшы инвестицион климат хөкем сөрә.

Хәрбин үсеше тарихы Кытай-Көнчыгыш тимер юлы төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. 1920 елларда шәһәрдә халык саны 300 меңгә якын кеше тәшкил иткән, аларның күбесе чит илләр вәкилләре булган. Хәзер Хәрбиндә берничә миллион кеше яши, анда чит илләрнең 10 генераль консуллыгы ачылган. Ван Чжаоли әфәнде фикеренчә, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү уңышлы булачак.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбсары Людмила Андреева Кытай делегациясе башлыгы сүзләрен хуплады.

Шәһәрнең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе белән кунакларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров таныштырды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин Казанның Генераль планы турында сөйләде. Татарстан башкаласының мәдәни тормышы хакында делегация вәкилләренә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

Очрашу барышында Кытай делегациясе вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Очрашу азагында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева Кытай белән икътисад, шәһәр төзелеше, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек итү кызыксыну уятканын әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда 1,5 ел элек Кытайның Генераль консуллыгын ачу Казан белән Хәрбин хезмәттәшлегенә йогынты ясар.

Очрашуда шулай ук Хәрбин шәһәренең тышкы эшләр канцеляриясе җитәкчесе Гао Хуэйминь, коммерция идарәсе җитәкчесе Цзи Пинь, фән һәм техника идарәсе җитәкчесе Ли Чжицзе, мәдәният, радио- һәм телетапшырулар һәм матбугат идарәсе җитәкчесе Гоу Цинцзе, Кытайның Казандагы генераль консулы У Инцинь, Кытайның Казандагы генераль консуллыгы консулы Тянь Чжи катнашты.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар