Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2024, 10:46

Сосо Павлиашвили СВО катнашучылары һәм Казандагы хәрби госпитальнең медперсоналы алдында чыгыш ясады

Артист учреждениедә даими узачак хәйрия концертлары сериясен ачты

Җырчы һәм композитор Сосо Павлиашвили кичә Россия Оборона министрлыгының Казан хәрби госпиталендә бер сәгатьлек концерт белән чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операция сугышчылары, табиблар һәм шәфкать туташлары каршында үзенең иң танылган җырларын башкарды. Сосо Павлиашвили чыгышы хәйрия концертлары сериясен ачты, алар артистларның үзләре инициативасы буенча Казан башкарма комитетының һәм хәрби госпитальнең мәдәният идарәсе белән медучреждениедә узачак.

Сосо Павлиашвили чыгыш өчен «Небо на ладони», «Радовать» хитларын үз эченә алган аерым программа әзерләде.

«Мин Казанга йөрәк кушуы буенча килдем һәм бу чыгышка үзем бардым. Ярый әле шәһәрдә мине хуплаган дусларым бар, шуңа күрә бүген мин сезнең күзләрегезгә карыйм һәм сезнең елмаюларыгызны күрәм. Минем өчен бу иң зур шатлык. Сезнең һәрберегезгә түбән итеп баш иябез. Без кылган догалар барлык сугышчыларга да якыннарына һәм туганнарына ирешсен», – диде җырчы.

Артистның чыгышы хәрби госпитальнең конференц-залында узды, анда моның өчен махсус концерт аппаратурасы алып килделәр. Залда сәхнә булмаганга  күрә артист тамашачылар рәтенә бик якын чыгыш ясады, ә җырлар арасындагы тәнәфесләрдә сугышчылар һәм медперсонал белән аралашты. Нәтиҗәдә концерт атмосферасы өйдәгечә килеп чыкты, залда ике йөзгә якын кеше җыелуга карамастан. Чыгыштан соң тамашачылар Сосо Павлиашвилига автографлар артыннан чиратка тезелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның мартында җырчы СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары алдында чыгыш ясады. Концерт Казан мэры Илсур Метшин һәм артист инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

«Музыка пациентларның эмоциональ фонына бик уңай тәэсир итә, аларның кәефен күтәрә, баш миенең һәм эчке органнарның барлык функцияләре эшен яхшырта. Без физик яктан гына түгел, психологик яктан да дәвалыйбыз, бу бик мөһим. Бу искиткеч, оешмага зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте Казан хәрби госпиталенең медицина бүлеге начальнигы Диомид Карслидис.

«Танылган һәм яраткан җырчы Сосо Павлиашвили концерты без госпитальдә үткәрәчәк хәйрия чаралары чиратын ача, – дип дәвам итә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Бездә монда килергә, чыгыш ясарга, пациентлар һәм медицина персоналына ярдәм итәргә теләгән иҗади кешеләрдән бик күп инициативалар бар. Репертуарны без һичшиксез табиблар белән килештерербез, пациентлар файдасына булачак чыгышларны сайлап - музыка да шулай ук дәвалый бит».

Госпитальдә Казан иҗат коллективларының: «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестрының, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестрының концертлары һәм башкалар планлаштырылган. Элегрәк сугышчыларга үз номерларын La Primavera камера оркестры тәкъдим иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, Яңа ел алдыннан Казан циркында 5 мең бала Яңа ел тамашасы тамашачысы булды һәм шәһәр мэрыннан бүләкләр алды.

Рәүис Гәрәев урамында РФ Оборона министрлыгының хәрби госпитален төзү 2021 елда башланган иде, ә ул 2022 елның сентябрендә ачылган иде. Беренче өч катны поликлиника, дәвалау-диагностика бүлеге алып тора, дүртенче катта операция һәм реанимация блоклары урнашкан. Госпитальнең мәйданы 230 урынга исәпләнгән. Элегрәк медицина учреждениесендә шәһәр мэры Илсур Метшин булган иде.

Видеорепортаж
18.07.2024 17:51
Барлык яңалыклар