Анда илнең төрле төбәкләреннән 12 команда катнашачак.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 30-нчы июльдән 4-нче августка кадәр Казан Су спорт төрләре сараенда Россия яшьләренең суга сикерү буенча V җәйге Спартакиадасының финал этабы узачак.
Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 12 команда катнаша: Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстан, Оренбург, Пенза, Воронеж, Самара, Саратов, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре, Ставрополь крае.
Татарстанны спортчылар Александр Белевцев, Глеб Касьянов, Артем Трубин, Ләйлә Сәләмова һәм Карина Шкляр тәкъдим итәчәк.
Ярышлар көн саен 10:00 сәгатьтә узачак, беренче ярышлар 31-нче июльгә билгеләнгән. Финал этаплары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 4-нче августка планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы (юниор) «Демография» милли проектының «Спорт – яшәү нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.