В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен 20-нче октябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 21-нче октябрьдә Казанда «Триумф» йөзү бассейнында Өлкәннәр декадасына багышланган «Бергә җиңәбез» йөзү ярышлары узачак.
Ярышлар өч дисциплина буенча узачак: ир-атлар өчен 50 метр араны йөзү , хатын-кызлар өчен 25 метр дистанциягә йөзү, шулай ук катнаш эстафета да бар, анда һәр командадан дүртәр кеше катнашачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләр көтә.
Ярышларда катнашу өчен 20-нче октябрьгә кадәр электрон почта аша теркәлергә мөмкин: kazan_spartakiada@mail.ru, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты .