Җырчы 12 яшьлек Александр Ларинны йөзү буенча тренировкага илткән
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Җырчы, актриса, «Голос» һәм «Фабрика звезд» телепроектларында катнашучы, Казанның «Мураками» төркеменә нигез салучы һәм алыштыргысыз лидеры Диләрә Ваһапова бер көнгә «Социаль такси» медиапроекты катнашучысы булды. Аның пассажиры 12 яшьлек Александр Ларин иде.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Диләрә Ваһапова малайны йөзү буенча тренировкаларга илткән. Юлда ул «Побеждай» җырына клип турында сөйли һәм үз балаларын тәрбияләүдә нигезләнә торган кагыйдәләре белән уртаклаша. Чыгарылышның тулы версиясен сылтама буенча карарга мөмкин.
«Социаль такси» медиапроекты «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Анда Казанның танылган кешеләре катнаша – алар аз хәрәкәтләнүче пассажирлар йөртү өчен махсус автомобиль руле артына утыралар һәм алып баручының сорауларына әзерлексез җавап бирәләр. Проектның төп максаты – хәйриячелек кыйммәтләрен пропагандалау һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү.