В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесен бүген Казан аэропортында яшь спортчылар каршы алды
Казан спортчысы Софья Дьякова бүген йөзү буенча Европа беренчелегендә җиңгәннән соң Татарстан башкаласына кайтты. Халыкара аэропортта «Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесен яшь спортчылар каршы алды, аларга ул үз медальләрен күрсәтте.
Йөзү буенча Европа беренчелеге 1 июльдән 6 июльгә кадәр Шаморинда (Словакия) узды. Юниорлар ярышларында 600 дән артык спортчы катнашты, шуларның 56 сы нейтраль статустагы россиялеләр. Алар арасында Казан спортчысы Софья Дьякова да бар иде. «Барысын да югары дәрәҗәдә һәм профессиональләрчә эшләргә тырыштым», – дип уртаклашты ул журналистлар белән.
Алтын медальне Софья Дьякова 800 метр араны 8:27.78 нәтиҗәсе белән йөзеп алды. Тагын бер беренче урынны спортчы 400 метрга 1:59.09 нәтиҗә белән йөзеп яулады. 200 метр дистанциядә 1:59.09 нәтиҗәсе өчен Софья Дьякова бакыр алды.
Ярышлар ачык суда узды. Яңгыр һәм җил аркасында спортчыга йөзү вакытында ишү авыр була. «Мин бу турыда уйламаска һәм үз максимумымны күрсәтергә тырыштым. Өстәвенә, барлык кызлар да тигез шартларда йөзделәр, барысы йөзгәндә дә яңгыр һәм җил булды. Шартлар нәтиҗә күрсәтергә комачауламады», – дип билгеләде спортчы.
«Дельта» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызны Европа беренчелегенә ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Светлана Чепик Әзерләде. Юниорлар ярышларында җиңү Софьяга 11 июльдә Сингапурда узачак су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеге бирде.
«Алда безне Дөнья чемпионаты һәм Дөнья беренчелеге көтә, шуңа күрә без нәкъ менә шушы стартларга әзерләнәчәкбез. Ә Европа беренчелеге күнекмә кебек булды. Минем өчен Дөнья беренчелеге мөһимрәк булачак, мин командага медаль зачетында ярдәм итә алуымны аңлыйм. Реаль карарбыз, әмма шулай да Чемпионатта медальләргә кадәр ерак әле», – дип йомгаклады Софья Дьякова.