Иң яшь әнигә 18 яшь булса, иң яшь әтигә – 20.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 400 бала тууы теркәлгән: 195 малай һәм 205 кыз.
Иң яшь әнигә 18 яшь булса, иң яшь әтигә – 20. Иң өлкән әнинең яше – 45, иң өлкән әтинеке – 51. Иң җиңел авырлыктагы бала 630 грамм булган, ә максималь авырлыктагысы – 5500 грамм.
Бу атнаның балалар исемнәре арасында иң популяры түбәндәгеләр: София, Самина, Артем, Әмир, Тимур, Камил, Камилла, Матвей. Ата-аналар үз сабыйларына кушкан сирәк исемнәр: Тамина, Альмир, Артемий, Аэлита, Авелина, Бәхтияр.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 128 пар үзләренең никахларын теркәгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.