В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
16 августтан 22 августка кадәр Казанда 350 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Узган атнада, 16 августтан 22 августка кадәр, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 350 бала тууы теркәлгән: 187 малай һәм 163 кыз.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 22 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 530 һәм 4730 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Александр, Әмир, София, Аяз, Әскар, Ева, Асель, Марк, Алисә, Самир, Әминә. Сирәк кушылган исемнәр: Элиза, Марьяна, Софи, Эльман, Рим, Мөслимә, Станислава, Арслан, Ирада.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 403 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 73 һәм 70 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.