Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2025, 12:07

Казанда 2025 елда ишегалларын төзекләндерү буенча халык белән җыелышлар башланды

«Безнең ишегалды» программасы буенча беренче эшләр яз көне башланачак

Татарстан башкаласында архитекторларның йортларын «Безнең ишегалды» программасына керткән кешеләр белән очрашулары башланды. Җыелышлар кысаларында белгечләр төзекләндерүнең беренче схемаларын тәкъдим итәләр, планнар һәм мөмкинлекләр турында сөйлиләр, ә казанлылар үз теләкләрен әйтә алалар.

Шундый очрашуларның берсе Ипподром урамында узды. Анда яктырту, машина кую урыннарын тәртипкә китерү, кирәкле юлларны, каты коммуналь калдыклары мәйданчыкларын һәм башка мөһим элементларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Җыелыш турында фикере белән аның катнашучысы уртаклашты: «Безнең ярым буш ишегалдында тиздән тормыш пәйда булачагы турында фикер чын-чынлап соклану һәм тетрәнү уята. Район хакимияте безгә барлык вакытларны һәм процедураларны билгеләде. Архитектор кешеләр белән ишегалдын үзе йөреп чыкты, алар проблемалы зоналар турында фикер алыштылар һәм схеманы карадылар. ИК ярдәм итәргә һәм юнәлдерергә әзер. Ә без үзгәрешләргә әзер. Шулай булгач, уртак тырышлык белән, безнең ишегалды урап уза торган түгел, ә җәлеп итүчән урын булачак, дип ышанам».

Программа буенча беренче эшләр яз көне башланачак. Төзекләндерү программасына кергән барлык йортлар турында сайтта белергә мөмкин. Килеп туган сораулар буенча чат-ботка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда «Безнең ишегалды» республика программасы 459 күп фатирлы йорт территориясен колачлады, аларда 570 мең кв.м асфальт-бетон өслек яңартылды һәм 5 мең өстәмә парковка урыны җиһазландырылды.
Барлык яңалыклар