В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Канистерапия нәрсә ул һәм ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормышын ничек үзгәртә – KZN.RU порталында укыгыз
Казанда канистерпия – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус өйрәтелгән этләр белән аралашу юлы аша реабилитацияләү ысулы актив үсеш ала. Проект башланганнан бирле шәһәрдә 1 меңнән артык бала катнашында 300 дән артык дәрес үткәрелгән. Методның ничек эшләве һәм дәвалануда нинди нәтиҗәләр бирүе турында – KZN.RU порталы материалында.
Канистерапия: төркемдә һәм индивидуаль дәресләр
Дүрт аяклы дуслар белән дәвалау чит илләрдә күптән популяр, Россиядә канистерапия чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде. Казанда бу тернәкләндерү ысулын 2022 елдан «Игелекле Казан» АКбОда инвалид балалар белән волонтерлар эше буенча курстан соң куллана башладылар. Ул вакытта программага профессиональ кинолог, дрессировщик һәм педагог Дмитрий Дудкин язылды – ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен канистерапия методы буенча дәресләр үткәрү идеясе белән уртаклашты. Нәтиҗәдә шәһәрнең инклюзив үзәкләре базасында беренче төркемле күнекмәләр оештырылды. 2024 елда мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнергә теләүче белгечләр әзерли башладылар. Хәзер белгечләр балаларга төрле махсуслаштырылган учреждениеләрдә ярдәм итәләр.
Канистерапия-хайваннар белән терапиянең бер төре, махсус сайлап алынган һәм өйрәтелгән этләрне кулланып дәвалау һәм тернәкләндерү ысулы.
Практика нигезенә балаларның дүрт аяклы дуслары белән уен рәвешендә аралашуын оештыру формасы салынган, бу вакытта үзләштерелгән практик күнекмәләрне уеннан тормышка күчерү бара. Методика баланың акыл, эмоциональ һәм коммуникатив сәләтләрен үстерүгә, шулай ук хәрәкәт функцияләрен һәм моториканы яхшыртуга ярдәм итә. Моннан тыш, ул социаль адаптация вакытында шәхес үсешенең нәтиҗәлелеген көчәйтә.
Этләр кешенекенә охшаган кайбер сыйфатларга ия: эмоциональлек, үз кичерешләрен гамәлләр, авазлар, мимика, кешенең коммуникатив инициативаларына реакция белән белдерү сәләте. Шулай ук алар вербаль командаларга җиңел өйрәнәләр һәм аларга теләп буйсыналар.
Проект башланганнан бирле шәһәрдә 300 дән артык дәрес үткәрелгән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1 меңнән артык бала тернәкләндерүдә ярдәм алган. Мондый күнекмәләрне инвалид балалар өчен үзәкләрдә, инклюзив лагерьларда, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган мәктәпләрдә оештыралар. Аларга эмоциональ тайпылышлар, куркулар, фобияләр (мәсәлән, этләрдән курку), аралашу авырлыклары булган, мотор күнекмәләре бозылган, шулай ук когнитив тайпылышлы балалар йөри.
Узган ел «Бригантина» балалар сәламәтләндерү лагеренда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның йорт хайваннары өчен эксперименталь инклюзив смена оештырылган иде, смена дәвамында аларны бер-берсе белән дөрес аралашырга өйрәттеләр. Бу тәҗрибәне 2025 елның җәендә дә дәвам итү планлаштырыла.
Моннан тыш, күптән түгел генә канистерапия ысулы буенча индивидуаль дәресләр алу дә мөмкин булды. Үзенчәлекле балалар белән очрашулар Павлюхин урамында урнашкан «Хыял» ял үзәге базасында уза. Мондый дәресләр ата-аналар берләшмәләренең уңай бәясен тиз алды.
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында хәбәр итүләренчә, балаларны, шулай ук канистерапия методына өйрәнергә теләүчеләрне киләсе җыю турында апрельдә хәбәр итәчәкләр.
Эмоциональ халәткә уңай йогынты - беренче дәресләрдән үк
Узган елның декабреннән старт алган шәхси дәресләрне хәзер Дмитрий Дудкин үткәрә, ул бу форматны тәкъдим итте дә. Аларда Даун һәм ДЦП синдромы булган, аутистик спектры бозылган өч яшьтән 12 яшькә кадәрге «Игелекле Казан» шәкертләре катнаша. Дәресләр тиешле элементлар – кечкенә келәмнәр, төрле төстәге шакмаклар, төрле нейротренажерлар булган махсус җиһазландырылган киңлектә уза.
Дмитрий Дудкин сөйләгәнчә, укыту программасы сенсор интеграция методикасын куллануны күздә тота, аның ярдәмендә тактиль, эмоциональ һәм коммуникацион өлкәләр үсеш ала. Эт бала өчен мотиватор булып торса, уңай йогынтыны балалар инде беренче дәресләрдән үк сизәргә мөмкин.
«Сенсор интеграция – ул коры медицина термины, ул баланың миенә төрле каналлар: ишетү һәм күрү, тактиль тойгылар, тәм һәм ис, тигезлек хисе һәм тән тойгысы аша кергән барлык мәгълүматны комплекслы эшкәртү һәм интерпретацияләү сәләтен чагылдыра», – дип аңлата методика авторы.
Шәхси дәресләр планы ата-аналарның сорауларыннан (алар очрашулардан нәрсә алырга тели) һәм баланы диагностикалау нәтиҗәләреннән төзелә. Шулай итеп, һәр кешегә һәм аның үзенчәлекләренә индивидуаль сайлап алына торган реабилитация чараларының тулы бер комплексы билгеләнә.
Дмитрий Дудкин практикасында «эт-терапевт» позициясенә туры килү стандартлары юк. Төп критерий – хайван кеше белән үзара бәйләнештә булырга теләргә тиеш. Токымга килгәндә, канистерапия өчен теләсә кайсы ярый.
Эре хайваннар үз рольләрен габаритлары белән үтиләр: мондый компаньоннарны кочакларга, аларда таяныч һәм ышаныч күрергә мөмкин. Шулай ук зур эт белән идарә итү балаларның үзбәясен ныгыта һәм куәтли. Кечкенә этләр зурлыгы һәм авырлыгы аркасында, мәсәлән, коляскалыларның тезләрендә утыра алалар. Озын йонлы хайваннар йоннарын койрык итеп җыеп кую яки тарау кебек тактиль алымнарны үтәргә булышалар.
Дмитрий Дудкин билгеләп үткәнчә, этләр кулланып сенсор интеграция методикасы шулай ук сәламәт балаларга һәм гомумән эмоциональ ярдәмгә мохтаҗ булган барлык кешеләргә – ялгызларга, өлкәннәргә, МХО катнашучыларына һәм реабилитациядә яки авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә бик яхшы туры килә.
«Эт белән аралашу безнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясый – психик һәм физик яктан: гомуми хәлне яхшырта һәм стресс дәрәҗәсен киметә, психик һәм эмоциональ тайпылышлар куркынычын сизелерлек киметә», – дип йомгаклый кинолог.
«Бездә хәзер искиткеч дүрт аяклы дус барлыкка килде, аның белән аралашу танып белүгә ярдәм итә, кызыклы һәм күңелле»
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова сүзләренә караганда, ата-аналар дәрестән соң балаларның үз-үзләрен тотышында, физик һәм эмоциональ халәтләрендә сизелерлек үзгәрешләр булуын билгелиләр. Алар сөйләвенчә, очрашулар фикерләү үсешенә, хәрәкәтләрне координацияләүгә йогынты ясый, сенсориканы, планлаштыру күнекмәсен, кайгырту һәм җаваплылык тойгысын үстерә.
Алена Марасинская – аутизмлы баланың әнисе – канистерапия ысулы буенча дәресләрдән соң улының этләр алдында куркуын җиңүен, хайваннарны тыныч кабул итә башлавын һәм хәтта алар белән үзара бәйләнешкә керүгә кызыксыну күрсәтә башлавын сизгән. Казанлы 11 яшьлек малайны программага нәкъ менә шундый өметләр белән яздырган да инде.
«Без урам буйлап йөргәндә, янәшәдә эт йөгереп йөрсә яки өрсә, Слава һәрвакыт минем артыма яшеренә һәм кычкыра башлый иде. Дәресләрдән соң барысы да үзгәрде. Хәзер, этне күргәч, үзен тынычрак тота. Слава аның үзен ничек тотуын күзәтә: әгәр хайван аннан шактый ераклыкта икән, ул аңа игътибар да итмәскә мөмкин. Әгәр дә ул этнең ничектер аның белән кызыксынганын күрсә, мәсәлән,койрыгын болгаса, ул аның янына килә, уйнамакчы булырга мөмкин», – дип уртаклашты Алена.
Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, Вячеславка дәресләр ошый, шуңа күрә бала, педагог индивидуаль дәресләрне дәвам итсә яки төркемдә шөгыльләнергә киңәш итсә дә, очрашуларга йөрүен дәвам итәчәк.
Этләрдән кинәт куркып китү белән шулай ук 11 яшьлек Александр Гоптарев очраша. Малайда аутизм һәм психик һәм сөйләм теле үсешенең тоткарлануы күзәтелә. Аның әнисе Людмила, улын дәресләргә яздырганда, аның этләрдән куркуыннан котылуга өметләнгән. Бала этләрдән тулысынча куркудан туктамаса да, фобияне җиңүгә беренче адымнар ясалган. Дәресләрдән соң малай хайваннарга якынлаша ала һәм хәтта моның белән горурлана, бу да гаилә өчен бик мөһим.
«Тагын игътибарлылыкның артуы ошады. Дәресләр нәтиҗәсендә шулай ук сабырлык та арта. Бу мөһим сыйфат, чөнки ул балаларда авыр тәрбяләнелә. Дәресләр шулай ук балага икенче яктан карарга, аның яңа сәләтләрен күрергә мөмкинлек бирде – мәсәлән, телдән исәпләүдә», – дип сөйләде Александрның әнисе. Людмила программаны файдалы дип саный һәм юнәлеш алга таба да үсәр дип өметләнә.
Лилия Маркелова психик һәм сөйләм теле үсешенең тоткарлануы булган сигез яшьлек кызын тәрбияли. Ананың төп соравы баланың игътибарын арттыру була. Шулай ук Лилия аларның беркадәр дәрәҗәдә кызына кул чукларын йомшартырга ярдәм итәчәгенә өметләнгән, чөнки неврологик тайпылышлар фонында кызның аяк-куллары тонуста, ул үзенең тәнен тоймый һәм гиперактив.
«Дмитрий Николаевич һәм аның эте белән дәресләр нәтиҗәсендә кызыбыз игътибарлырак була башлады, үздисциплина һәм контроль барлыкка килде, уйлау һәм фикерләү операцияләре яхшы үсеш алды. Программа ахырына Ева биремне үтәгәндә инде 10 га кадәр санап, хайванны ашата алган. Исәп вакытында этнең торганын күреп, кызы аңа: «Ятарга!» командасын бирә. Ә эт гамәлне башкарганнан соң бала хисабын дәвам итте», – дип билгеләде әнисе.
Тактильлеккә күнегүләр бары тик уңай динамика гына күрсәтте: кыз йомшак кына кагылырга өйрәнде, һәм баланың куллары күндәмрәк була башлады. Лилия өчен дәресләр бәяләп бетергесез нәтиҗәгә ия – ул Еваның үз бармакларын сизә башлаганын күрә.
«Һәм хис-кичерешләр – бернәрсә белән дә чагыштырмаслык соклану, шулкадәр шатлык һәм дәресләрдән тәэсирләр. Кызына этнең үз дөньясы кызыклы, ул, мавыгып, аның сулышыннан башлап, хайванны өйрәнә. Дәресләр кочаклашу һәм йөреп кайту белән һәм дүрт аяклы дусты белән бергә шаярып алырга теләү белән тәмамлана иде», – дип уртаклашты Лилия.
Аның фикеренчә, дәресләр баланың үсешендә алга китүгә этәргеч булды, әмма эшләргә җирлек бар әле, шуңа күрә гаилә очрашуларга киләчәктә дә йөрергә планлаштыра.
«Ә башкача ничек, безнең хәзер дүрт аяклы искиткеч дустыбыз барлыкка килде бит, аның белән аралашу танып белүне яхшырта, кызыклы һәм күңелле», – дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәш.