В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан халыкара аэропортыннан Кытайның Хайкоу шәһәренә чартер рейслар җибәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). 19-нчы сентябрьдә Казан халыкара аэропортында ачылачак яңа рейс Казан туристларына “көнчыгыш Гавайя”га – Кытайның Хайнань утравындагы шәһәр округына очарга мөмкинлек тудырачак. Очулар Казаннан һәр чәршәмбе көнне 9.40 сәгатьтә, Хайкоуга килеп төшү 22.55 сәгатьтә. Кайту ягына самолет 1.30 сәгатьтә очачак, ә Казанда 5.30 сәгатьтә булачак. Истә тотарга кирәк: җәдвәлдә күрсәтелгән сәгатьләр һәр аэропортның җирле вакытына туры килә.
Очулар “ИрАэро” авиакомпаниясенең Boeing 777-200ER 374 пассажир сыйдырышлы самолетларында башкарылачак. Очу вакыты 9 сәгать тәшкил итә, дип хәбәр итә казан һава юлларының матбугат хезмәте.