Су төбенә киткән судноларның тискәре йогынтысын киметү эшләре «Экология» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Алена Мирошниченко). 2024 елга Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төбеннән су төбенә киткән 21 судно күтәреләчәк, бу әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә һәм Иделне савыктыруга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларын су астында эшләүче белән тикшерү нәтиҗәләре буенча су төбенә киткән һәм ташландык йөзү чаралары барлыгы ачыкланды, шуларның 85-е – хуҗасыз», – дип сөйләде ул.
Су төбенә киткән судноларның тискәре йогынтысын киметү эшләре «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында башкарылачак. Бу программаны гамәлгә ашыруга 2019 елдан 2021 елга кадәр барлыгы 5,3 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла. Брифинг барышында А.Шадриков ассызыклаганча, «Иделне савыктыру» – Татарстанда экология өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган төп һәм капиталлы федераль проектларның берсе.