В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авиарейслар атнага өч тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). 2-нче гыйнвардан Оренбургка яңа авиарейслар ачыла. Очышлар атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Сишәмбе көннәрендә Казаннан очып китү 18:25 сәгатьтә, Оренбургка килеп җитү 21:35 сәгатькә планлаштырыла. Оренбург өлкәсеннән кире юнәлештәге рейс 22:35 сәгатькә билгеләнгән, Татарстан башкаласында самолет 21:55 сәгатьтә булачак.
Пәнҗешәмбе буенча авиарейс 19:40 сәгатькә, Оренбургка очып килү – 23:00 сәгатькә планлаштырылган. Татарстан башкаласына самолет кире 23:50 сәгатьтә очып китәчәк һәм Казан һава гаванена 23:10 сәгатьтә төшәчәк.
Якшәмбе көннәрендә Казаннан очып китү 13:40 сәгатьтә башкарылачак, Оренбург аэропортына 17:00 сәгатьтә утырачак. Татарстан башкаласына кире самолет 18:00 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Казанга – 17:10 сәгатьтә төшәчәк.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, билгеләп үтәбез, Оренбург өлкәсендә ул Мәскәүдән ике сәгатькә алдарак. Юлдагы вакыт 1 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк.
Маршрутта Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары җәлеп ителгән, аларда 50 кәнәфи каралган, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» матбугат хезмәте.