Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2021, 15:09

Казанда 2 октябрьдән 2 номерлы троллейбус элеккечә боҗра маршруты буенча йөри башлаячак

Көн саен линиягә 7 берәмлек транспорт чыгачак, хәрәкәт интервалы 10 минутка кадәр тәшкил итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Казанда 2-нче октябрьдән 2-нче номерлы троллейбус элеккегечә боҗра маршруты буенча йөриячәк: Академик Арбузов урамы – Горький паркы – «Тукай мәйданы» метро станциясе – «Сәламәтлек» комбинаты – Үзәк стадион – Декабристлар урамы – Химиклар мәдәният йорты – Ветеринария академиясе.

Маршрутның озынлыгы 19,3 км тәшкил итә. Көн саен 7 троллейбус линиягә чыгачак, хәрәкәт интервалы 9-10 минут, рейсның әйләнеп кайту вакыты – 64 минутны тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, тест режимында 1-нче августтан башлап троллейбус Ирек мәйданыннан алып Халитов урамына кадәр маршрут буенча туры һәм кире юнәлештә хәрәкәт итте. Ике ай эчендә пассажирлардан үзгәртелгән маршрут турында уңай фикерләр дә, тискәре фикерләр дә килде – халык элеккеге хәрәкәт схемасын кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пассажирлар агымы артмаган, ә икътисади күрсәткеч уңай динамика күрсәтмәгән. Шуңа бәйле рәвештә элеккеге маршрутны кире кайтару карары кабул ителде.

Шулай ук 2-нче номерлы маршрутта 1-нче августтан башлап сынау режимында транспортта йөрү өчен кондукторсыз түләү системасы кертелде. Кулдагы акча белән пассажир машина йөртүчегә кергәндә түли, ә банк яки транспорт картасы белән түләүне салонда мөстәкыйль башкара ала. Ике ай нәтиҗәләре буенча белгечләр предприятие өчен кондукторсыз система икътисади яктан файдалы түгел дигән нәтиҗәгә килделәр. Система тагын бер ай гамәлдә булачак, шуннан соң мондый юл өчен түләү системасын кертү-кермәү турында карар кабул ителәчәк.

Барлык яңалыклар