Аларны пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша һәм аның клиентлык хезмәтләрендә, дәүләт хезмәтләре порталында һәм күпфункцияле үзәктә тапшырырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). 2-нче марттан ана капиталыннан айлык түләүләр яңадан гаризалар буенча дәвам итә. Аларны Россия Пенсия фонды порталында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Сертификат хуҗасының яисә аның вәкиленең гаризасы шулай ук Россия Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә һәм шундый хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәкләрдә кабул ителә.
Элегрәк, бер ел дәвамында, коронавирус таралу һәм моның белән бәйле чикләүләр аркасында, түләүләрне озайтуның вакытлы тәртибе гамәлдә булды. Бу вакытта узган елның апреленнән башлап бирелгән барлык түләүләр әти-әниләрдән һәм гаиләнең керемнәрен раслаудан башка автомат рәвештә озайтылды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан ай саен бирелә торган акча икенче балага өч яшь тулганчы бирелә. Һәр түләү чоры бер елга исәпләнгән. Икенче балага бер яки ике яшь тулгач, сертификат хуҗасына, гаиләнең түләүгә хокукын раслау өчен, Россия Пенсия фондын мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризадан тыш, ата-аналарның керемнәре турында мәгълүмат, ул кеше башына аена ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Күпчелек гаиләләргә, шуңа да карамастан, башка үз керемнәрен расларга туры килмәячәк, чөнки быелдан пенсия фонды әлеге мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя. Мәгълүмат фондның, Социаль тәэмин итү Бердәм мәгълүмат системасының (ЕГИССО) һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасының үз мәгълүматларыннан алына, анда, шул исәптән, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары керә.
Керемнәрне бары тик ата-аналарның берсе хәрби, коткаручы, полиция хезмәткәре яки башка көч ведомствосы хезмәткәре булган очракта, шулай ук гаиләдә кемдер стипендия, грант һәм фәнни яки уку йортының башка түләүләрен алган очракта гына тапшыру мәҗбүри.
Ана капиталыннан түләүгә гаризаны өч ел дәвамында, икенче бала тугач, теләсә кайсы вакыт аралыгында бирергә мөмкин. Әгәр пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акча туган яки уллыкка алынган көннән биреләчәк һәм гаилә аларны узган айлар өчен дә алачак. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать иткән очракта, түләү, закон нигезендә, гариза биргән көннән башлана, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
2020 елда ана капиталыннан гаиләләргә айлык түләүләрнең гомуми суммасы узган ел белән чагыштырганда ике ярым тапкырга арткан һәм 169 млн сумга якын тәшкил иткән.