Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2022, 15:59

2 нче июльдән Казанда «Трамвай 60 минут» яңа күчеп утыру тарифы эшли башлаячак

Пассажир бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль, Дмитрий Никитин). Казанда 2 нче июльдән трамвай маршрутларының яңа схемасы эшли башлаячак. Кайбер маршрутлар бүленгәнгә күрә, «Транспорт картасы» АҖ белән берлектә «Трамвай 60 минут» яңа күчеп утыру тарифы эшләнде. Аның буенча пассажирлар бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала

Бушлай күченеп утыру өчен пассажирларга транспорт картасы сатып алырга һәм яңа тарифны сайларга, яисә булганын эшләп чыгарылган ресурс белән файдаланырга – картадагы балансны тулысынча сарыф итәргә һәм элеккеге тарифны яңа тарифка алыштырырга кирәк.

«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков Казан Мэриясенең «ВКонтакте» аккаунтында туры эфир барышында билгеләп үткәнчә, «Транспорт картасы» кассаларында карта балансын чикләнмәгән санда йөрүләргә тулыландырырга мөмкин. Әгәр дә пассажир аны мөстәкыйль рәвештә интернет аша тулыландырса, карта балансы ун сәфәр белән чикләнәчәк. «Лимит беткәннән соң картаны тагын киләсе 10 йөрүгә мөстәкыйль рәвештә тулыландырырга мөмкин булачак», - дип аңлатты ул.

А.Габделхаков пассажир җир өсте электр транспортыннан җир асты транспортына (яки кире тәртиптә) түләүсез күчеп утыру мөмкинлеге бирә торган «Пересадочный МЭТ 45» тарифыннан файдаланса, «Трамвай 60 минут» тарифын куллану өчен өстәмә транспорт картасын рәсмиләштерергә тиеш, дип өстәде. Моннан тыш, яңа тариф акчалата яки банк картасы белән түләүне күздә тотмый.

Исегезгә төшерәбез, 2 нче июльдән трамвай маршрутлары саны сигезгә кадәр, ә гомуми челтәр бер ярым тапкырга диярлек (146 км дан 247 км га кадәр) артачак.

Барлык яңалыклар

2 нче июльдән Казанда «Трамвай 60 минут» яңа күчеп утыру тарифы эшли башлаячак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль, Дмитрий Никитин). Казанда 2 нче июльдән трамвай маршрутларының яңа схемасы эшли башлаячак. Кайбер маршрутлар бүленгәнгә күрә, «Транспорт картасы» АҖ белән берлектә «Трамвай 60 минут» яңа күчеп утыру тарифы эшләнде. Аның буенча пассажирлар бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала.