74а маршруты ябыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 2 апрельдән Казанда 74-нче автобус маршруты схемасы үзгәрә, ә 74а номерлы маршрут ябыла. Бу маршрут челтәрен оптимизацияләү, шулай ук “УМ-4” ҖЧҖ һәм “КПАП №7” җитәкчелеге мөрәҗәгатьләре белән бәйле.
74 номерлы “Ф.Әмирхан ур. - 10-нчы микрорайон” боҗралы маршрутына “УМ-4” хезмәт күрсәтә, ләкин 2 апрельдән 30 апрельгә кадәр 10 күчмә состав күләмендә “КПАП №7” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә күчерелеп, “Су спорт төрләре сарае - 10-нчы микрорайон” исеме алачак.
Автобус тәбәндәге маршрут буенча йөриячәк: Су спорт төләре сарае – Чистай ур. – Декабристлар ур. – Меңьеллык мәйданы – Ташаяк ур. – Сәет Галиев ур. – Б.Шаһиди ур. – Г.Тукай ур. – Татарстан ур. – Пушкин ур. – Островский ур. – Т.Миңнулин ур. - М.Сәлимҗанов ур. – Павлюхин ур. – Оренбург тракты – Танк ур. – 2-нче Тура ур. – Карбышев ур. – Профессор Г.Камай ур. – Х.Мәүлетов ур. – Җиңү пр. – Ю.Фучик ур. – 10-нчы микрорайон. Кире якка: 10-нчы микрорайон – Ю.Фучик ур. – Җиңү пр. – Х.Мәүлетов – Профессор Камай ур. – Карбышев ур. – 2-нче Тура ур. – Танк ур. – Оренбург тракты – Павлюхин ур. - М.Сәлимҗанов ур. – Т.Миңнулин ур. – Островский ур. – Пушкин ур. – Татарстан ур. – Г.Тукай ур. – Б.Шаһиди ур. – Сәет Галиева ур.– Ташаяк ур. – Меңьеллык мәйданы – Декабристлар ур. – Чистай ур. – С.Хәким ур. – Су спорт төләре сарае, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.