В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәдвәлгә үзгәрешләр техник сәбәпләр аркасында кертелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март). 2 нче апрельдән 6924 нче номерлы Казан – Кизнер шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе техник сәбәпләр аркасында үзгәрәчәк.
Яңа график буенча поезд Казан станциясеннән 5:12 дә китәчәк һәм Кизнер станциясенә 9:21 дә киләчәк. Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.