Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2021, 15:16

Атмосфера басымының түбәнәюе һәм кискен җылыну – казанлыларны Яңа елга нинди һава торышы көтә

Тимур Әүхәдиев 2022 елның Татарстанда һава торышы тибрәнешеннән башланачагы турында искәртте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Екатерина Виславская). Узып баручы елның соңгы көннәре Татарстанда салкын булачак, әмма 1-нче гыйнварда кискен җылыну көтелә. Казанлыларны нинди һава торышы көтүе турында KZN.RU порталына Казан федераль университеты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, иртәгә, 29-нчы декабрь көнне, Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез көньяк-көнчыгышка таба авышкан. Төнлә һәм иртән –17 градустан – 19 градуска кадәр, аязган вакытта һәм түбән урыннарда –21 градус, көндез –13 градустан –15 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстанда иртәгә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба күчүче. Төнлә һәм иртән –17градустан –22 градуска кадәр, аязган вакытта һәм түбән урыннарда –25 градус булачак. Көндез максималь температура –12 градустан –17 градуска кадәр.

Тимур Әүхәдиев билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрешләр (антициклон) йогынтысында формалашачак. Гомумән алганда, декабрь ае явым-төшемгә болай да бай булмады – декабрьнең күп еллык нормасы вакытында нибары 30 мм гына яуган, якын көннәрдә дә зур кар явуы күренми. Шул ук вакытта шактый салкын булачак – төнлә һава температурасы –20–22 градуска кадәр төшәчәк, уртача тәүлеклек температура 29-нчы декабрьдә нормадан 6 градуска, 30-нчы декабрьдә – 4 градуска түбәнрәк булачак.

Әмма 31-нче декабрьдә татарстанлыларны яңа ел алды сюрпризы көтә – бер яктан, күңелле, икенче яктан, кайберәүләр хәлсезлек тоярга мөмкин. «30-нчы декабрьдән 31-нчы декабрьгә атмосфера басымының шактый кискен түбәнәюе көтелә. Тәүлек эчендә басым терекөмеш баганасы 10 мм төшәчәк, бу метео бәйле кешеләрнең хәленә тискәре йогынты ясарга мөмкин, – дип кисәтә белгеч. – 31-нче декабрьдән безнең төбәктә җылылык хөкем сөрәчәк. Температура климат нормасыннан югарырак булачак. 31-нче декабрьдә, җылы атмосфера фронты якынайгач, температура күтәреләчәк, кар рәвешендә сизелерлек явым-төшемнәр фаразлана – 2 мм артык».

Гыйнварның беренче көннәрендә һава торышының циклоник характеры өстенлек итәчәк. Атмосфера фронтларының якынлыгы явым-төшемнең югары мөмкинлеген тәэмин итәчәк, дип билгеләп үтә Тимур Әүхәдиев. Шул ук вакытта, Гидрометүзәкнең якынча фаразына караганда, 31-нче декабрьдә һәм 1-нче гыйнварда Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак. Төнлә – 7 градустан –13 градуска, көндез – 5–10 градус, 1-нче гыйнварда – 0–6 градус булачак.

Барлык яңалыклар

Тема буенча материаллар:

Ананастагы салат, кыздырылган каз һәм басма прәннекләр: казанлыларның Яңа ел өстәлендә нәрсәләр булачак?