В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сезон башыннан алып чыгарылган кар күләме 54% ка арткан
Фото: Марат Мөгыйнов
Бүгенге көндә иң күп кар, ягъни 200 мең тонна, Несмелов урамындагы станциядә кабул ителгән. Җиңү проспектындагы кар эретү пунктына – 187 мең тонна, Порт урамындагы станциягә 138 мең тонна җибәрелгән. Кар эшкәртү тәүлек әйләнәсе дәвам итә, дип җиткерделәр Казанның тышкы төзекләндерү комитетында.
Гыйнвар һәм февраль айларында аномаль күләмдә кар яву сәбәпле, китерелгән кар күләме кар эретү станцияләренең проект куәтеннән артып киткән. 55 мең квадрат метр мәйданлы буш территорияләр вакытлыча кар җыю өчен кулланылды, соңыннан аларны эретәләр. Кар шулай ук шәһәрнең барлык районнарында урнашкан коры чүплекләргә чыгарылды.
Шәһәрдә барлыгы 8 кар эретү станциясе эшли, аларда 14 камера бар. Алар Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй урамнары буенча, Җиңү проспектында урнашкан. Барлык станцияләрнең гомуми проект җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 8 мең тонна кар, проект режимында бер камера тәүлегенә 574 тонна кар эретә.
Исегезгә төшерәбез, гыйнварда Казанга көчле «Эфталия» циклоны килде, 17-22 нче гыйнварда биш көн эчендә 49 мм кар яуды, бу айлык норманың 106% ын тәшкил итте. Гыйнварда барлыгы 76,5 мм кар төште, норма 46 мм (нормадан 166%) иде. 17 нче гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр шәһәрдә «Буран» планы гамәлдә булды. Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләде: тәүлегенә уртача 1075 берәмлек техника, 766 юл эшчесе чыкты.