В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 нчы февраль көндез Татарстан Республикасы башкаласында һава температурасы 1-3 градус салкын булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). 9 нчы февральдә Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начарлануы көтелә. Синоптиклар төнлә һәм иртән томан булуы турында фаразлый, көндез көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, күз күреме 1000 м га кадәр начарлану белән буран, бозлавык, юлларда кар көртләре.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 9 нчы февральгә каршы төндә Казанда һава температурасы 6 дан 8 градуска кадәр, көндез 1-3 градус салкын булачак. Тулаем алганда, Татарстан буенча төнлә -5 тән -10 градуска кадәр, көнчыгышта -15 градуска кадәр, көндез 0 дән 5 градуска кадәр салкыннар көтелә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртү сорала.
Җәяүлеләргә дә сак булырга – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта, күз күреме начар булган шартларда, яктылык кайтаргыч элементларны куллану сорала.