В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26-нчы декабрь көндез ТР башкаласында 8 градус салкын көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез һәм кич кар, көнбатыш районнарда буран. Көньяктан салмак җил, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр тизлеккә җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
Казанда 26-нчы декабрьгә каршы төндә 9-11 градус салкын, аязганда минус 14 градус. Шимбә көндез 6-8 градус салкын булыр дип көтелә.
Татарстан буенча төнлә 9-14 градус салкын, аязганда 19 градуска кадәр. 26-нчы декабрь көндез һава температурасы минус 5-10 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.