Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән 2-4 градус түбән булачак, көндез термометр баганалары нульгә кадәр генә күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Татарстан һәм аның башкаласы халкына синоптиклар һава шартларының начараюын фаразлый. 31-нче октябрьгә каршы төндә Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш районнарында көчле юеш кар явуы көтелә, иртән һәм көндез республиканың аерым районнарында буран, юлларда бозлавык булачак.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә Казанда көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак, көндез ул юнәлешне төньяк-көнбатышка таба алмаштырачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән 2-4 градус түбән булачак, көндез термометр баганалары нульгә кадәр генә күтәреләчәк. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә юеш кар явачак.
Татарстан буенча вакыт-вакыт кар явачак, шул исәптән юеш кар явуы көтелә, ә төнлә көньяк-көнбатыш районнарда көчле кар явар дип фаразлана. Иртән һәм көндез урыны белән буран көтелә, ә юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -5 градус, көндез ул +1 градустан артмаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Һава торышы начарлану сәбәпле, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне җәйге шиналарны вакытында кышкыга алыштырырга чакыра һәм барлык автомобильчеләргә юлларда игътибарлы булырга киңәш итә. ДАИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган оптималь тизлекне сайларга тиешлегенә игътибар итә. Каршы як полосага чыгу белән бәйле булган куркыныч маневрлардан тыелырга чакыра. Эстакадалар, күперләр һәм юлүткәргечләрне узганда аеруча сак булырга кирәк, чөнки нәкъ менә шушы урыннарда иң күп боз катламы барлыкка килә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Юл йөрү өлешенә бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кушалар.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап дәүләт автоинспекциясенә 8(843) 533-38-88 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук халыкка һава шартлары начарлану вакытына берничә киңәш бирә. Ведомствода ерак араларга барудан баш тартырга киңәш итәләр. Шулай ук хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта, ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номеры (101, 112) буенча чакырырга кирәк, дип искә төшерәләр. Шалтыратулар тәүлек буе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.