Һава температурасы 10-нчы гыйнварда көндез минус 1-3 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Алдагы тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Кар, юеш кар, төнлә урыны белән буран көтелә. Юлларда бозлавык сакланачак. Һава температурасы төнлә минус 5-7, көндез минус 1-3 градус булачак.
Тулаем Татарстан буенча кар, күз күременең 1-2 чакрымга кадәр начарлануы белән буран, бозлавык, төнлә һәм иртән көчле җил көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Минималь һава температуралары төнлә минус 5-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез максималь һава температуралары - 0-дән минус 5 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, буран һәм бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыра. Мөмкин булган очракларда машина йөртүчеләргә ерак юллардан баш тартырга, кинәт тукталышлар ясамаска киңәш ителә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк.
Җәяүлеләргә шумый торган аяк киеме кияргә, барлык тигезсезлекләрне исәпкә алып, сак йөрергә кирәк. Өлкәннәргә резин очлыклы таяк яки очланган шиплы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.