Ял көннәрендә Татарстанда уртача салкын һава көтелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Гомумән алганда,Татарстанда шимбә көнне болытлы һава, төнлә аязучан. Вакыты белән кар явачак, кайбер районнарда көчле булмаган буран, төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 4-тән минус 9 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында - минус 14 градуска кадәр, көндез 1-дән 6 градуска кадәр салкын булачак.
Якшәмбе көнне, 29-нчы ноябрьдә, республикада кар һәм юеш кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 4-9 градус салкын, көндез 1-6 градус салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.