В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7 ай эшләү дәверендә анда 88 меңнән артык кеше булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы кышкы чорга ябыла. 7 ай эшләү дәверендә анда 88,6 меңнән артык кеше булып китте, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары 21-нче апрельдән 4-нче декабрьгә кадәр 32 метр биеклектән шәһәрнең панорамалы күренешләреннән ләззәт алдылар. Агымдагы елның февраль аенда «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы Изге Валентин көнендә үбешүләр өчен романтик урыннар рейтингына эләккән. Узган ел мәйданчыкта 40 меңнән артык кеше булган.