2,5 ай эчендә күзәтү мәйданчыгына 40 меңнән артык кеше килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 15-нче октябрьдән “Казан” гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы кышкы чорга ябыла. 2,5 ай эчендә күзәтү мәйданчыгына 40 меңнән артык кеше килгән.
Исегезгә төшерәбез, бу елда “Казан” гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы, касә яны территориясе янында уздырылган фестиваль җанатарлары аркасында, озак кына вакытка ябык булды. Күзәтү мәйданчыгы 2-нче августта гына ачылды.
5-нче августта, мәйданчыкның ачылуына 5 ел булу уңаеннан, ул төн уртасына кадәр эшләде, казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары төне буе Казан күренешләрен күзәтә алды.