Җиде ай эчендә анда 80 мең кеше булган.
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, быел коронавирус пандемиясе аркасында мәйданчык гадәттәгедән бераз соңрак ачылды. Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары 27-нче майдан 30-нчы ноябрьгә кадәр 32 метр биеклектән шәһәрнең панорамалы күренешләре белән хозурланды.
Бу җәйдә күзәтү мәйданчыгында истәлекле урыннарны җентекләп карау өчен бинокль куелды, йога һәм медитация буенча иртәнге дәресләр үткәрелде, ә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Касә түбәсендә күчмә радиостанция оештырылды.