Бәйрәм көннәрендә анда 15 меңнән артык кеше булды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы бу сезонда үз эшен төгәлләде. Бәйрәм көннәрендә, 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, анда 15 меңнән артык кеше булган.
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күзәтү мәйданчыгы инде икенче ел рәттән шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кышкы вакытта ачылган. Бу сезонда ул 26 нчы марттан эшли башлады.