1-нче майга кадәр ул тест режимында ачылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 10-нчы апрель көнне «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ачыла. 1-нче майга кадәр ул тест режимында эшләячәк.
Мәйданчык көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез һәм ял көннәреннән башка ачык булачак. Ә 1-нче майдан соң күзәтү мәйданчыгының эш режимы озайтылачак. Казанлылар 32 метр биеклектән шәһәргә панорамалы күренеш белән ләззәтләнә алачак. Килгәндә социаль дистанцияне үтәргә һәм шәхси саклану чараларын куллану зарур.
Олылар өчен күзәтү мәйданчыгына билет бәясе 150 сум тәшкил итә, 18 яшькә кадәр килүчеләр өчен – 100 сум. 7 яшьтән кечерәк балалар, шулай ук льготалы категория гражданнар, ташламага хокук раслаучы документны күрсәткән очракта, бушлай уза ала.
Исегезгә төшерәбез, узган ел коронавирус пандемиясе аркасында мәйданчык гадәттәгедән соңрак ачылды. 7 айда эчендә, 27-нче майдан 30-нчы ноябрьгә кадәр, анда 80 меңнән артык кеше булган. 2020 елның җәендә күзәтү мәйданчыгында бинокль урнаштырылды, йога һәм медитация буенча иртәнге дәресләр үткәрелде, ә Касә түбәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күчмә радиостанция оештырылды, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.