Быел ул язгы мәктәп каникуллары алдыннан ачыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казанлылар шәһәр панорамасы белән 32 метр биеклектән көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр хозурлана алачак, ә 1 нче майдан соң күзәтү мәйданчыгының эш режимы үзгәрәчәк.
Керү билетлар буенча башкарыла. 7 яшьтән кечерәк балалар һәм ташламалы категория гражданнар (ташламага хокукны раслаучы документ күрсәткәндә) күзәтү мәйданчыгына бушлай керә ала, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы шәһәрлеләрне апрельдән кабул итте. Шулай ук ул беренче тапкыр яңа ел бәйрәмнәре чорында ябылмады. Узган сезон эчендә анда барлыгы 184 мең кеше булган.