В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы һәм сәяхәтчеләр көн саен 32 метр биеклектән бай тарихлы башкала күренеше белән хозурлана алачак
Денис Гордийко фотосы
Шәһәр халкы һәм сәяхәтчеләр көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр 32 метр биеклектән бай тарихлы башкала күренеше белән хозурлана һәм «Казан – уч төбендәге шәһәр» аудиогидын тыңлый ала. Техник тәнәфес 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр билгеләнгән, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, узган ел күзәтү мәйданчыгында 360 меңнән артык башкала халкы һәм кунак булып киткән. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында – 21 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр – Яңа елча бизәлгән шәһәр күренешен «Казан» гаилә үзәге янындагы күзәтү мәйданчыгыннан 20 меңнән артык кеше бәяләгән.